Әлмәт таңнары

Ризык таратучыны да талаганнар

Бу хәл Чаллы шәһәренең ГЭС бистәсендә була.

 Кич белән ведомстводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре  талау турында хәбәр ала. Вакыйга урынына килеп җиткәннән соң, зыян күрүче Росгвардия хезмәткәрләренә  үзенең әзер ризык таратучы булып эшләве турында сөйли.

Чираттагы заказын үтәгән вакытта аның янына таныш булмаган ике егет килеп акчасын һәм азык-төлек салынган пакетны тартып ала. Шуннан соң алар качып китә.

Росгвардиячеләр исә каракларны «кайнар эзләр» буенча тоткарлыйлар. Алга таба тикшерү өчен аларны полиция хезмәткәрләренә тапшырыла.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: