Әлмәт таңнары

Рифат Зариповның улы - рокер

Рифат Зарипов улы музыка коралында уйнаган видеоязманы интернет челтәренә куйган.

"Бүген шушы малайның туган көне. Ислам улыбызга 4 яшь тулды. Кичкелеккә әзерләнә, репетиция ясап утыра. Кунакка килсәгез, 4 сәгатьлек БАРАБАННЫЙ ШОУ күрәчәксез. Керү ирекле, чыгу түләүле", - дип язган ул.

Чыннан да Ислам, бәләкәй булуына карамастан, барабанда шәп уйный. Рокер булыр, ахры. Кыланышлары да шул артистларныкына ошаган.

Аллаһ бирса, ул да үскәч, әтисе кебек тулы заллар җыеп, концертлар белән безне сөендерер.

Фото: "instagram"

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: