Әлмәт таңнары

Республика халкын җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшен бәяләргә чакыралар

Татарстанлыларны җирле үзидарә органнары җитәкчеләре эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турында сораштыруда катнашырга чакыралар. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанлыларның сораштыруда катнашуы җитәкчеләрнең эш сыйфатына объектив рәвештә бәя бирү мөмкинлеген бирәчәк. Сораштыру аноним рәвештә уза.  Аның нәтиҗәләре бары тик гомумиләштерелгән килеш җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру буенча тәкъдимнәр эшләү өчен генә кулланылачак.

Сораштыру узу өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк булачак https://open.tatarstan.ru/polls/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: