Әлмәт таңнары

Ренат белән Ринат- республикада иң яхшылары

Әлмәттә «Иң яхшы юл-патруль служба экипажы» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Күчмә вымпел һәм акчалата премия полиция лейтенантлары Ренат Гайнетдинов белән Ринат Минаповка тапшырылды. Экипаж тарафыннан 9 җинаять ачыкланган, юл хәрәкәте кагыйдәләре бозуның 2760 очрагы теркәлгән, исерек хәлдә руль артына утырган 57 машина йөртүче тоткарланган. 


Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция полковнигы Иван Гафуров Әлмәт ЮХИДИ бүлегенең шәхси составына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәтен белдерде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: