Әлмәт таңнары

Районынның алдынгы игенчеләренә беренче премияләр тапшырылды

Август ае район игенчеләре өчен кызу урак өсте. Аларга бу чорның һәр сәгате кадерле. Комбайнчылар һәр гектардан мөмкин кадәр күбрәк ашлык суктырырга тырыша.

Район җитәкчелегеавыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән берлектә кырларны карап чыктылар. Алар урып-җыю кампаниясенең эш темплары, сыйфаты, шулай ук техниканың торышы, куркынычсызлык тәэмин ителешен бәяләделәр. Һава шартлары яхшы булса Әлмәт игенчеләре урып-җыюны вакытында тәмамларга планлаштыра.

Моннан тыш, кыр алдынгыларын бүләкләү мизгеле дә булды.  Шунысын да билгеләп үтү мөһим, мондый төр чараларны уздыру һәм эш нәтиҗәләре буенча матди яктан кызыксындыру уяту  күркәм традициягә әйләнде.

Акчалата сертификатлар «Кичүчат» хуҗалыгы алдынгылары булган Дамир Яруллинга һәм Наил Гариповка тапшырылды. Шулай ук Н.Е Токарликов исемендәге хуҗалыкта хезмәт куючы Альберт Абраров, Наил Әхмәтшин, Иван Трофимов, Родион Куручбаев, Александр Уливанов, Юрий Петров, Андрей Федосеев һәм  Моратбәк Шоров  бүләкләнде.

Алдынгы комбайнчыларны бүләкләү «Союз-Агро» кырларында дәвам итте. Әлеге хуҗалыктан Сергей Макаров, Максим Ратников, Геннадий Казаков, Николай Антонов, Юрий Плотников, Александр Перов, Николай Николаев, Станислав Ратников һәм  Александр Тойметьев шулай ук акчалата сертификат ияләре булды.

Фото:http://almetyevsk.tatar.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: