Әлмәт таңнары

Пычрак суларны җиргә агызган өчен җавап бирергә туры киләчәк

Инспекторлар Әлмәт районында законсыз рәвештә пычрак сулар агызу очрагын ачыклады.

Әлмәтле  канализация коесындагы юынты суларны насос ярдәмендә суыртып чыгарып җир өстенә агызган.

Әлеге вакыйга Мактаминка елгасының су саклау зонасынан ерак түгел бер җирдә була. Химик анализ нәтиҗәләреннән күренгәндә судагы   аммонийның концентрациясе   рөхсәт ителгән нормадан артып киткән.

Закон бозучыга карата «Калдыклар белән эш иткәндә экологик таләпләрне үтәмәү», «Пычрару яисә башка зарарлы күренешләргә китерергә мөмкин булган су саклау режимын бозу» маддәләре буенча беркетмәләр төзелде.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: