Әлмәт таңнары

Алла Пугачева хатын-кызларга бик файдалы киңәш бирде

Билгеле җырчы Алла Пугачева үзенең социаль челтәрдәге битендә яңа фотосын һәм цитатасын урнаштырган.

“Кадерле хатын-кызлар. Иң беренче чиратта сезне ирләргә карата юмор хисе ташламаска тиеш. Бу очракта барысы да яхшы булачак”, – дип язган Пугачева.
Бу сүзләрне Русия эстрадасының примадоннасы күп еллар элек әйткән иде һәм алар әле дә актуаль булып кала. Алла Пугачеваның бу сүзләрен фанатлары “алтын сүзләр” дип саный.

Быел 70 яшен зурлап билгеләгән җырчы юморист Максим Галкин белән күп еллар бәхетле яши һәм 2013 елда аларга суррогат ана табып биргән балаларны үстерә.

Фото:социаль челтәрдән

https://kiziltan.rbsmi.ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: