Әлмәт таңнары

Полиция югалган Әлмәт егетен эзләүдә ярдәм сорый

Казан шәһәре полициясе югалган әлмәтлене эзләүдә ярдәм сорый. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Владислав Кильдюшовны соңгы тапкыр 6 декабрь көнне Авангардная урамында күргәннәр. Билгеләре: 23 яшьлек, буе 175 см, уртача тән төзелешле, кара чәчле.

Өстендә эче ак мехлы караңгы төстәге куртка, башында караңгы-зәңгәр шапка, кулында көрән төстәге перчаткалар, аягында җәйге Reeboк  кроссовкалары булган.

Егет турында берәр  мәгълүматка ия булган очракта (843) 294-50-24, +7 999-759-27-05 телефоннары буенча хәбәр итүегез сорала.

 

Фото:https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: