Әлмәт таңнары

Полиция банктан акча урлап качкан Луиза Хәйруллинаның эзенә төшә

Башкортстанның Салават шәһәрендә 25 млн сум урлап качкан Луиза Хәйруллинаның әтисенең гаражында фаразлау буенча, банктан урланган акчалар белән гаиләсе качкан автомобиль табыла.

Тик «Рено Дастер» эчендә урын-җир кирәк-яраклары була. Бу хакта ГТРК «Башкортостан» хәбәр итә.

Хокук саклау органнары версиясе буенча, гаилә беренче вакытта гаражда яшеренгән булган. Шулай ук гаилә бу нияттән кире кайтып, башка вариантны сайлаган, дигән фараз да яшәп килә.

Луизаның әтисе сүзләренә караганда, ул озак вакытлар гаражны ачмаган була. Ә бүген  биредә кызының машинасын таба. Хәзер бу урында тәртип сакчылары эшли.

Фото:https://pixabay.com

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: