Әлмәт таңнары

Полиция алмаш әзерли

Әлмәт полиция бүлегендә булачак абитуриентлар өчен Ачык ишекләр көне узды.

Шәһәр мәктәпләрендә белем алучы 100 дән артык чыгарылыш укучысын бер теләк берләштерде – Россия Эчке эшләр министрлыгы системасының ведомство югары уку йортларына керү шартларын белү. 


Егет-кызларны Әлмәт полиция бүлеге начальнигы ярдәмчесе, эчке служба подполковнигы Вера Субботина, ветераннар советы рәисе, отставкадагы милиция подполковнигы Рәшит Ярмиев, кадрлар бүлеге хезмәткәре, лейтенант Виталий Храмов, РФ ЭЭМ КЮИның 1 нче курс курсанты Рүзәл Камалов сәламләде. Алар абитуриентларны кабул итү шартлары, әзерлек юнәлешләре, белем алуның өстенлекләре, социаль гарантияләр турында сөйләде. 


Яшьләрне аеруча документларны рәсмиләштерү, ташламалар, билгеле факультетларда уку үзенчәлекләре, төрле белгечлекләр буенча имтиханнар аермасы, уртача баллар кызыксындырды. Шулай ук полиция бүлегенең кадрлар бүлегенә бирелергә тиешле документлар исемлеге, укырга керү өчен нинди фәннәрдән БДИ тапшыру кирәклеге турында да сораштылар. Кайбер егетләр буй озынлыгы, физик әзерлеккә кагылышлы сорауларга ачыклык кертте. 


Очрашудан соң укучыларга полиция эшчәнлеге белән якыннанрак танышу мөмкинлеге тудырылды. Атап әйткәндә, алар бүлекнең дежур часте, эксперт-криминалистика үзәге, кинология хезмәте һәм музей белән таныштылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: