Әлмәт таңнары

Пенсия фонды инвалидларны пенсия белән тәэмин итү турында искәртә!

2019 елда Пенсия фондының Әлмәт шәһәрендәге идарәсе 12 меңгә якын кешегә инвалидлык буенча пенсия түләде. Алар арасында 10233 кеше инвалидлар, 987 кеше - балачактан инвалидлар, 732 се - инвалид балалар.

Инвалидлык буенча пенсия алучылар булып медицина күрсәткечләре буенча билгеләнә торган III, II яки I төркем инвалидлык алу нәтиҗәсендә моңа хокукы барлыкка килгән иминиятләштерелгән затлар тора. Инвалидлык буенча иминият пенсиясе инвалидлык сәбәпләренә, иминиятләштерелгән затның иминият стажы дәвамлылыгына, инвалидның хезмәт һәм (яки) башка эшчәнлекне дәвам итү-итмәвенә, шулай ук инвалидлыкның эш чорында, эшкә кергәнче яки эштән туктаганнан соң килеп чыгуына бәйле булмаган рәвештә билгеләнә.

Инвалидның иминият стажы бөтенләй булмаган очракта инвалидлык буенча социаль пенсия билгеләнә. Һәр конкрет очракта пенсия төре һәм аның күләме катгый рәвештә шәхсән билгеләнә.

Пенсиядән тыш, әлеге категория гражданнарның бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү (айлык акчалата түләү) алуга хокукы бар, аның күләме инвалидлык төркеменә һәм социаль хезмәтләр җыелмасын сайлауга яки аннан баш тартуга (башкача итеп әйткәндә, акчалата яисә натуралата алуга) бәйле рәвештә төрлечә булырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, социаль хезмәтләр җыелмасы түбәндәгеләрне үз эченә ала:

• рецептлар буенча бирелә торган дару препаратлары, рецептлар буенча бирелә торган медицина эшләнмәләре, инвалид балаларның дәвалану максатларында туклануы өчен махсуслаштырылган продуктлар;

• төп авыруларны профилактикалау өчен санаторий-курортларда дәвалануга юлламалар;

• шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бушлай бару һәм кайту.

1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасын натуралата алудан баш тартырга (акчалата алуны сайларга) мөмкин, шул ук вакытта гаризаның киләсе елның 1 гыйнварыннан гына гамәлдә булачагын да онытмаска кирәк.

Шунысын да исегезгә төшерәбез: инвалид балаларга, балачактан инвалидлар һәм I төркем инвалидларга дәүләт ярдәме чараларыннан берсе булып аларны карау-тәрбияләүне гамәлгә ашыручы эшләмәүче эшкә яраклы гражданинга билгеләнгән компенсацияне түләү тора.

18 яшькә кадәрге инвалид балаларны яки I төркем балачактан инвалидны караучы ата-аналарга (уллыкка алучыларга), опекуннарга (попечительләргә) һәм башка затларга ай саен түләү билгеләнә.

Айлык түләү күләме түбәндәгечә:

•ата-аналарга (уллыкка алучыларга) яки опекунга (попечительгә) - 10000 сум;

•башка затларга - 1200 сум.

Бу - мөһим!!! Әгәр гражданин 80 яшькә җиткән икән, ул шулай ук аны карау-тәрбияләүләре турында гариза бирергә хокуклы, бу очракта түләү 1200 сум

тәшкил итә, ай саен пенсионерның пенсиясе белән бергә түләнә. Мондый түләү бергә яшәү фактына һәм аның гаилә әгъзасы булу-булмавына бәйле булмаган рәвештә (ул чит кеше дә булырга мөмкин) эшләмәүче эшкә яраклы гражданинга билгеләнә. Компенсация түләүләрен билгеләү өчен гражданинның шәхси кабинеты аша яки дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирергә һәм Пенсия фондының территориаль органнарына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Өлкән кешене карау-тәрбияләү вакыты караган һәр ел өчен 1,8 пенсия коэффициенты күләмендә аны караучы кешенең иминият стажына исәпләнә. Бу караучы затка иминият пенсиясе алу өчен үз пенсия хокукларын формалаштырырга мөмкинлек бирә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Пенсия фонды электрон сервисларны үстерүгә зур игътибар бирә, алар ярдәмендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр гражданинның шәхси кабинеты аша өйдән чыкмыйча гына ПФРның иң кирәкле дәүләт хезмәтләрен ала алалар. Гражданнарга уңайлы булсын өчен безне Facebook, Вконтакте, Instagram, Twitter һәм Одноклассники.ru социаль челтәрләрендә дә табарга була. Аларда да пенсия законнарындагы яңалыклар белән оператив рәвештә танышырга, сораулар бирергә һәм on-line җаваплар алырга мөмкин.

ПФРның кайнар линиясе - 8-800-600-44-44

Идарәнең кайнар линия телефоны - 074

 

Пенсия фондының Әлмәттәге идарәсе

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: