Әлмәт таңнары

Пенсионерны талаган әлмәтлене Чуашстанда хөкем иткәннәр

Әлмәттә яшәүче 24 яшьлек ир-ат Чуашстанда акча урлаган өчен хөкем ителгән.

Эш материаллары буенча, Яңа Чабаксарда пенсионер ханым полициягә урлашу турында гариза белән мөрәҗәгать иткән. Ул пенсия күчерелә торган банк картасыннан билгесез затлар аның 3000 сум акчасын үзләштергән, дип сөйләгән. Җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәрләре акчаларның Әлмәт егете картасына күчерелүен ачыклаган. Хезмәт командировкасы вакытында полиция хезмәткәрләре  шикләнелүчене тоткарлый. Ул үз гаебен өлешчә таныган. Янәсе, ул акчаларны урламаган, ә үзенең хисап счетына ялгыш күчергән.

Соңрак әлмәтленең  әнисе пенсионер ханымга китерелгән зыянны тулысынча каплаган. Әлмәтленең хөкем ителгәнлеген исәпкә алып, аны бер елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Ул җәзаны катгый режимлы колониядә үтәячәк, дип хәбәр итә Чуашстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Фото:  https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: