Әлмәт таңнары

Партия «Безнең ишегалды» программасын формалаштыру эшен башлап җибәрде

Бердәмроссиялеләр фракциясенең ишегалларны төзекләндерү турындагы тәкъдимен Татарстан Президенты хуплады.

Киләсе атнада ук депутатлар «Бердәм Россия» кандидатлары бөтен республика буенча күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашырга планлаштыра.

Исегезгә төшерәбез, ишегалларын төзекләндерү һәм яңарту буенча яңа респулика программасын эшләү инициативасы белән  белән «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары агымдагыгы елның апрель аенда ТР Дәүләт Советында чыгыш ясаган иде.

Моның сәбәбе - республика халкының мөрәҗәгатьләре, шулай ук «Бердәм Россия»  депутатлары һәм халыкның даими очрашулары вакытында туган сораулар.

-Татарстан Президенты  бу инициативаны хуплады. Шулай ук Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына һәм «Бердәм Россия» партиясенә ике йөкләмә бирде. Министрлык «Безнең ишегалдым программасын әзерләү белән шөгыльләнсә, партия ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча республика халкының  төгәл тәкъдимнәрен җыярга тиеш, - дип хәбәр итте Фракция җитәкчесе Юрий Камалтынов.

Киләсе атнада ук  партия программаның беренче әзерлек этабын  тормышка ашыра башлый. Аның кысаларында депутатлар һәм кандидатлар яшәүчеләр белән очрашып, төрле типтагы ишегалларын төзекләндерү модельләре турында  сөйләшәчәкләр.

Бу эшчәнлекне 15 июль көнне «Безнең ишегалды» проекты буенча  ТР Дәүләт Советы депутатлары киңәшмәсе нәтиҗәләре буенча төзелгән төркем координациялиячәк.

Эшче төркем белән ТР Дәүләт Советы Секретаре, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Лилия Маврина җитәкчелек итәчәк.

- Бу проектның төп идеясе - бернәрсә дә халык фикереннән башка  эшләнергә тиеш түгел, - дип ассызыклады Юрий Камалтынов.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы кушуы буенча БТИ хезмәткәрләре инде республиканың барлык ишегалды территорияләрен паспортлаштыру эшенә кереште.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: