Әлмәт таңнары

Парковка өчен күршесен кыйнаган Казан кешесен хөкем иткәннәр

37 яшьлек ир-ат үз гаебен тулысынча таныган

Парковкада урын өчен күршесен кыйнаган Казанда яшәүче 37 яшьлек ир-атны шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

«Судта ачыкланганча, вакыйга 17 майда Казанда булган. 37 яшьлек ир-ат Декабристлар урамындагы бер йорт янында парковка урыны өчен шул тирәдә яшәүче икенче бер ир-ат белән ачуланышып киткән. Нәтиҗәдә, хөкемгә тартылган ир-ат күршесенең йөзенә берничә тапкыр суккан», - дип сөйләде Руслан Галиев агентлыкка.

Конфликт нәтиҗәсендә җитди тән җәрәхәтләре алган ир-атны хастаханәгә озатканнар.

Сугыш чукмарын кулга алганнар. Ул үз гаебен тулысынча таныган һәм тәүбә иткән. Суд ир-атны бер елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү турында карар чыгарган.

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: