Әлмәт таңнары

Отпускка китү үзгәрә...

Бу яңалык 1 октябрьдән кертеләчәк.

Отпускка китүчеләр өчен яңалык бар: хәзер гражданнар ялга киткәндә гаризаны электрон почта аша гына җибәрә ала. Ялга чыгуның яңа кагыйдәләре 1 октябрьдән кертеләчәк.

Хәзер эшләп йөрүче русиялеләргә гариза язып, җитәкченең кулына бирергә кирәкми. Аны электрон почта аша җибәрү дә җитә. Тик бу хакта хезмәт килешүендә әйтелгән булырга тиеш.

Яңалыклар отпуск акчасын алуга да кагыла. Хәзер ул акча ялга китәргә өч көн кала түләнеп бетәргә тиеш.

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: