Әлмәт таңнары

Оливье салаты ил символлары исемлегенә кертелгән

Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Бөтенроссия халык фикерен өйрәнү үзәге ил символларына ниләрне кертеп булу хакында сорау алу оештырган.

Нәтиҗәдә, менә нинди символлар күп аталган: Халык, Бөек җиңү, “Война и мир” романы, “Ирония судьбы, или С легким паром” кинофильмы һәм... оливье салаты.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, Россиянең төп символлары булып Халык (9%) һәм Туган илгә сөю һәм патриотлык (8%) тора.

Россиялеләрнең 11 проценты Лев Толстойның романын ил кешеләрен берләштерүче төп китап дип саный. Респондентлар, шулай ук Пушкин, Шолохов, Гончаров әсәрләрен атаган.

Төп бәйрәм сые итеп күпләр оливье салатын саный икән (51 процент). Тун астындагы селедканы, пилмән һәм борщны яратучылар да аз түгел.

 

Фото:https://pixabay.com

https://kiziltan.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: