Әлмәт таңнары

Өч кешене үтерүдә гаепләнүче Менделеевск кешесе җинаять мотивын атады

Менделеевскида әтисе пычак белән яраланган ике яшьлек малай хастаханәгә барган вакытта җан бирә.

Бу хакта https://www.business-gazeta.ru/ хәбәр итә.

Пычак яралары алган хатын-кыз һәм егет хокук саклау органнары хезмәткәрләре килгәнче үлгән була. Бу хакта ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

Бу хәл төнге өчләрдә булган. Үтерүче 41 яшьлек Айнур Харисов элек урлау һәм тән җәрәхәтләре ясаган өчен өч тапкыр хөкем ителгән, дип хәбәр ителә.

Аңа карата РФ Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 бүлеге «а» п., «в» п. буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, ул элеккеге 38 яшьлек хатынын, 19 яшьлек үги улын һәм кечкенә улын үтергән. Ә 12 яшьлек үги малай үзен коткарып кала ала. Малай фатирдагы тавышын ишетеп уяна, әмма әтисе аңа бүлмәгә бикләнергә кушкан була.

«Малай  тәрәзә аша чыгып, бу хәл турында полициягә хәбәр итә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре килеп җиткәндә хатын-кыз белән егет үлгән була, ә малай хастаханәгә барганда вакыттаҗан бирә. Дөрес планлаштырылган тикшерү эшләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында Харисовны тоткарлыйлар. Тоткарлаган вакытта  әлеге җинаятькә көнчелеге аркасында  баруын аңлатты», — дип билгеләп үтә Андрей Шептицкий.

Фото:https://pixabay.com/ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: