Әлмәт таңнары

Өч билге чиксез көчкә ия

Астрологлар фикеренчә, алар бу хакта үзләре дә белмәскә мөмкин.

Сүз физик мөмкинлекләр хакында гына бармый, мораль сыйфатлар да күз уңында тотыла. Арысланнар - тумыштан лидер. Алар бар нәрсәне контрольдә тота, җаваплылыктан курыкмый. Куркуларын, газап-авыртуларын да башкаларга күрсәтмичә түзә алу сәләтенә ия. Башкаларга ярдәмчел.

Кысла кайсы өлкәгә кулын тидерсә дә уңышка ирешә ала. Алар үз-үзенә, үз көчләренә ышана, ләкин кайберләренә моны аңлау өчен вакыт таләп ителә. Йомшак якларын башкалар белә алмый, чөнки алар күңелен бик якын һәм ышаныч яулаган кешегә генә ача ала.

Чаянның акыл көче аңа төрле катлаулы хәлләрдә “исән калырга” ярдәм итә. Алар үзсүзле, үз дигәненә ирешүчән. Максатларына барганда, аларга комачауламау хәерле, югыйсә, үчләре көчле булырга мөмкин...

Реклама

 

Фото:https://pixabay.com

Автор: Ләйсән Якупова

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: