Әлмәт таңнары

Нәшатларны телевизор, көнкүреш техникасы һәм башка призлар көтә

Кадерле укучыларыбыз! 2019 елның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу вакыты якынлашу уңаеннан «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте янәдән традицион призлар уйнату акциясенә старт бирде.

Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, электр иттарткычы, блендер һәм башка бик күп призлар оту мөмкинлегенә ия булыгыз. Төп приз һәрвакыттагыча үзгәрешсез кала – диагонале 32 дюйм булган телевизор. 
Әгәр сез «Татмедиа» АҖ тарафыннан чыгарыла торган басмаларның кимендә өчесенә языласыз икән, акциядә һичсүзсез катнаша аласыз. Моның өчен язылу квитанцияләрегезнең күчермәләрен 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт адресы буенча яисә podpiska@tatmedia.ru электрон почтасына юлларга кирәк. «Акция» дигән тамга куярга һәм элемтәгә керү өчен телефоныгызны күрсәтергә онытмагыз. Акциядә катнашучы басмалар исемлеге, шулай ук бәйгенең шартлары белән тулырак tatmedia.ru сайтында танышырга мөмкин. 
Призларны уйнату 2019 елның 16 августында була. Татарстанның һәр районында иң нәшат әбүнәче - «Татмедиа» АҖ басмаларына иң зур суммага язылган кеше призлар уйнату нәтиҗәләренә бәйле булмаган рәвештә кызыксындыру призына ия булачак. 

 

Реклама, 16+ 
Гаризалар 2019 елның 20 июленә кадәр кабул ителә. 
Акциянең срогы: 22.04.2019 – 20.09.2019. 
Акция, призлар саны һәм аларны алу тәртибе турында тулырак tatmedia.ru сайтында.

 

Фото: https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: