Әлмәт таңнары

Ниятләр өметле

Әлмәтлеләр үз ишегалларын проектлауны дәвам итә. Ул нинди булырга тиеш? Нәрсәләргә игътибар юнәлдерергә? «Безнең ишегалды» программасының әзерлек этабы барлык сорауларга да ачыклык кертергә ярдәм итә. Әлеге программаны Татарстан Дәүләт Советы депутатлары тәкъдим итте, халык та бу мәсьәләгә уңай карашта булуын белдерде. Гафиятуллин урамындагы 29а, 29б, 31, 33 нче йортларда яшәүчеләр дә очрашуга теләп җыелды.

Бүгенге көндә биредәге ишегалдының торышы менә шундыйрак: машина кую урыннары тар, юллар ремонт таләп итә, эскәмияләр дә иске. Проблемалар күп, дип билгели йортларда яшәүчеләр. Ишегалдының яңартылуын алар зарыгып көтә. Үз мөрәҗәгать-теләкләрен очрашу барышында җитәкчелеккә, депутатларга җиткерделәр. Алар арасында төрлесе бар: спорт һәм балалар мәйданчыкларын заманча ясауларын, биләмәне яшелләндерүне, беседка, уңайлы эскәмиләр урнаштыруны сорый халык. Шулай ук яшьләр өчен скейт-мәйданчык булдыру мәсьәләсен тикшерүне дә сорадылар. Очрашуга җыелган абый-апалар мөмкинлектән файдаланып, җитәкчелеккә торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә кагылышлы «сакаллы» сорауларын да җиткерде. Служба вәкилләре барысын да язып алды һәм аларны чишәргә ышандырды.

«Безнең ишегалды» программасы биләмәләрне төзекләндерүне, уңайлыклар тудыруны, бер типта гына ясауны күзалламый, аларның һәрберсенә хас үзенчәлекләр белән баетуны бурыч итеп куя. Шуңа да урынга барып, йортларда яшәүчеләрнең фикерен ишетү бик кирәк. Ни дисәң дә, биредә аларга яшисе! Ә тәкъдимнәр нигезендә биләмәне төзекләндерү проекты булдырылу тау артында түгел, чираттагы этап шуңа багышланачак.

Республикада программаны гамәлгә ашыруны 5 ел дәвамында башкарырга ниятлиләр. Дәүләт Советының яңа составына керәчәк депутатлар программаның бюджетын расларга тиеш була һәм халык белән берлектә аның үтәлешенә контрольлек тә итәчәкләр.

Гөлназ МОСТАФИНА

Эдуард Калинкин фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: