Әлмәт таңнары

Ни өчен өйдән чыкканда урындыкларның астын өскә әйләндереп куерга кушалар?

Юлыгыз уңышлы булсын өчен түбәндәге юрамышларны сынап карагыз.

Өлкән буын кешеләре юлга чыгуга һәрвакыт җитди әзерләнә. Юл уңышлы булсын бик күп ышану да яши халыкта. Шуларның берничәсен сезгә дә тәкъдим иҗәбез.
1. Имтиханга яисә әңгәмәләшүгә җыенасыз икән, чыгып киткәндә өстәл почмагын кулыгыз белән сыпырып алыгыз.Бу сезгә уңыш китерәчәк.

2. Өйдән чыккач та өлкән кеше белән очрашырга тырышмагыз. Киресенчә, яшь кыз очрату уңышка булачак.

3. Өйдән чыгып киткәндә ашыкмагыз, абынырга мөмкинсез. Бу уңышсызлыкка китерәчәк.

4. Үз аяк киемен кияр алдыннан өйдәге өлкән кешенең аяк киемен киеп алыгыз. Бу да уңыш китерәчәк.

5. Ниндидер мөһим очрашуның нәтиҗәсенең уңышлы булуын көтәсез икән, өйдән чыгып киткәндә урындыкларның астын өскә әйләндереп куегыз. Аларның аяклары өскә карап калырга тиеш. Бу да күптән сыналган юрамыш.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: