Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Ни өчен сабыйны кырык көн кешегә күрсәтергә ярамый?

Кайбер хатын-кызлар бу сынамышка бик ышанып карый һәм, сабыйлары дөньяга килү белән, селфи ясап социаль челтәрләренә куя.

Чынлыкта, бу бик яхшы идея түгел икән.
Бала туганнан соң беренче 40 көнендә чит кешеләргә күрсәтүне тыюга килгәндә, моңа берничә аңлатма бар. Фәнни күзлектән караганда, бу чорда яңа тормышка күнегеп, адаптация чорын үтеп өлгермәгән бала организмын эмоциональ, психик һәм инфекцияләр-бактерияләр тәэсиреннән сакларга кирәк. Белгечләр фикеренчә, 40 көн моның өчен җитәрлек булачак.

Ә инде ышанулар күзлегеннән караганда, беренче 40 көндә балага күз тию дигән нәрсә бар. Ул әле яман күзләргә, начар энергетикага каршы тора алмый. Шуңа да авырып, көйсезләнеп китүе бик ихтимал.

Сүз уңаеннан, 40 саны көчле әһәмияткә ия. Борынгылар бала тәнендә җаны ныгысын өчен нәкъ шулкадәр вакыт кирәк дип санаган. Шуңа күрә нарасыйны саклап, курчалап, аңа ныгынырга вакыт биргәннәр. 40 көн эчендә балага исем кушу да - безнең халкыбызның матур йоласы.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса