Әлмәт таңнары

"Нефтяник" "Югра" белән очрашты

6 ноябрь көнне “Нефтяник” “Югра” командасы белән уйнады.

Уенның  башы  хуҗалар өчен бик уңышлы булмады.  “Югра” командасы  исәпне тигезләгәннән соң әлмәтлеләр  тагын алга чыкты. Бу юлы Михаил Мокин  тапшырган алкадан Ярослав Альшевский файдаланды.

2:1 исәбе өченче периодның уртасына кадәр үзгәрешсез барды.  Әлмәтлеләр көндәшләргә өченче алканы да кертте. Ләкин соңыннан аның  дөрес кертелмәве ачыкланды. Бераздан “Югра”  исәпне тигезләүгә ирешә. Уен ахырына кунаклар алга чыкты.

Тайм-ауттан соң "Нефтяник"ның тренерлар штабы  алтынчы уенчыны чыгарды. Ләкин  барлык тырышулар нәтиҗәсез була.  Уен 2:3 исәбе белән тәмамланды.

 

Фото: "Нефтяник" хоккей клубы

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: