Әлмәт таңнары

Наркотик тапкан әлмәтлене җәза көтә

Шәһәр прокуратурасы элек хөкем ителгән 29 яшьлек әлмәтлегә карата дәүләт гаепләвен хуплады.

Суд аны «наркотик матдәләрен зур күләмдә сату максатыннан башка законсыз сатып алу һәм саклау»да гаепле дип тапкан.

Суд утырышы барышында билгеле булганча,  гаепләнүче наркотик төргәген гаепләнүче подъезд янында табып ала. Полиция хезмәткәрләре үткәргән шәхси тикшерү барышында хөкем ителүчедән  1,32 грамм күләмдәге наркотик матдә табып алына.

Суд карары нигезендә хөкем ителүчегә 3 ел һәм 6 айга ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Җәзаны ул катгый режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: