Әлмәт таңнары

Наркотик сатучының эзенә төшәләр

Әлмәттә зур күләмдә наркотик сатуда гаепләнүче егеткә хөкем карары чыгарылачак.

Җинаять эшен тикшерү төгәлләнгән һәм прокуратура тарафыннан эш судка юнәлтелгән.

Әлмәт шәһәре ишегалларының берсендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан «Н» гражданины тоткарлана. Шәхси тикшерү барышында егеттә сату өчен  аерым пакетларга тутырылган наркотик матдә табыла. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре егет тарафыннан сату өчен әзерләнгән  булган Әлмәттә 20 төрле адрес буенча  яшереп кулган шундый ук төргәкләрне табып ала.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: