Әлмәт таңнары

Наркотик матдә саклаган ике әлмәтлене хөкем иттеләр

Шәһәр суды 28 яшьлек әлмәтлене дүрт елга колониягә хөкем итте.

Аны зур күләмдәге наркотик матдәсен законсыз саклауда гаепле дип табалар. Эш материаллары буенча, агымдагы елның 12 июлендә ул интернет челтәре аша таныш булмаган кешедән 1,48 грамм метилэфедрон сатып алган. Наркотикларны ул йортларның берсендә урнашкан махсус яшерен урыннан алган.

Шул ук көнне аны полиция хезмәткәрләре  тоткарлый. Хөкем карары чыгарганда, суд яңа җинаятькә шартлы срокта  хөкем ителгәндә баруын исәпкә алды. Әлмәттә яшәүче тагын бер кеше бер елга катгый режимлы колониягә хөкем ителде. 41 яшьлек ир 22 августта үзе ясалган наркотик белән эләгә. Ул аны шәхси куллану өчен җитештергән була. Тикшерү барышында аннан 0,56 грамм массалы наркотик алына. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: