Әлмәт таңнары

Наркотик белән бүлешмәгән өчен егет белән кызны тереләй яндырган

Уфада яшәүче Константин Вавиловка карата хөкем карары чыгарган. Ул ике кешене үтерүдә гаепләнә.

Ул Ферин урамындагы фатирына төнгелеккә яшь парны керткән. Кыз белән егет моның өчен аңа 1 мең сум акча биргән. Алар төнгелеккә аш бүлмәсендә калырга булган һәм ишекне диван белән терәтеп куйган.
Бераздан фатир хуҗасы әлеге бүлмә ишеге алдына бензин сипкән һәм ут төрткән. Фатир беренче катта урнашкан, әмма аннан чыгып котылу юлы булмаган - тәрәзәгә рәшәткәләр куелган.
Тәненең 40 проценты пешкән кыз реанимациядә тикшерүчегә "Наркотик белән бүлешмәгән өчен безне Костя яндырды", - дия алган һәм бераздан җан биргән. Егет аңа кадәр үлгән.
Константин Вавиловны 17 елга иркеннән мәхрүм иткәннәр.

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: