Әлмәт таңнары

Намуслы хезмәттә үткән гомер

Өлкәннәр көне уңаеннан шәһәребездә яшәүче абый-апалар үзләре эшләп чыккан оешма-предприятие вәкилләреннән котлаулар кабул итте. 89 яшьлек Дания Касыймовага да 8 нче төзәтү колониясенең ветераннар советы рәисе Әмин Хәсьянов акчалата бүләк, мул күчтәнәчләр тапшырды, хезмәтенә югары бәя бирде.

Дания Забихулловна Яшел Үзән районында туып-үсә. Ул чор балаларына хас булганча, аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисен сугышка алалар, тылда калган әнисе белән биш бала очын-очка ялгап көн күрә. 7 сыйныф тәмамлаган Дания эштән курка торганнардан булмый, өлкәннәр кебек җир җимертеп колхозда эшли, дошманның җиңеләчәгенә ышанып яши. Сугыш тәмамланган көнне ул тормышындагы иң бәхетле мизгел буларак хәтерли, гомере булып, әтисе дә алар янына әйләнеп кайта. Ниһаять, тормыш җайлана, гаилә матур хыяллар белән яши башлый. Дания апа исә киләчәген Әлмәт белән бәйләргә теләп, бирегә килеп төпләнә. ЖБИ 1 дә бетончы булып эшләгәннән соң, хезмәт юлын агач эшкәртү комплексында дәвам итә. Озак та үтми язмабыз герое гомерлек юлдашын очрата. Ә менә кияүгә чыгу тарихы бик маҗаралы булган аның. Үзе сөйләргә ашыкмаса да, килене Тамара Назаровна аны якты хатирә итеп искә алды:

- Әби ул чорда Комсомольский бистәсендәге баракта яши. Бабай тәкъдим ясагач, тиз генә ризалашмый. Әмма бабай да югалып кала торганнардан булмый, «Керосин шырпысын күрәсеңме, кияүгә чыкмасаң, баракны яндырам», - дип шаяру катыш шарт куя. Әбигә ризалашудан башка чара калмый. Шулай итеп, яңа гаилә туа һәм алар бергәләп фатирга күченәләр.

Тәтеш егете белән Дания апа Галия, Фәһим исемле балаларга гомер бирә, ләкин кызлары үсмер чагында каты авырудан бакыйлыкка күчә. Уллары Яшел Үзәндә медицина училищесын тәмамлый, озак еллар шәһәр стоматологиясендә эшли. Аны күпләр «алтын куллы техник» дип атап йөртә, ул куйган протезлардан файдаланучылар әле бүген дә бар, дип сөйли тормыш иптәше. Соңрак Фәһим абый үзенең шәхси стоматологиясен ача. Кызганычка каршы, гомере генә кыска була, 6 ел элек ул фани дөньядан китеп бара. Оныгы Эльвира бүгенге көндә Мәскәү институтын тәмамлап, башкалада хезмәт юлын башлаган. Нәсел дәвамчылары өчен Дания апа сөенеп туя алмый. Үзе ул килене Тамара Назаровна тәрбиясендә. Өй-җире чиста, пөхтә, табыныннан кайнар ризык өзелми. Социаль хезмәткәрләр дә аның хәлен белеп, кайгыртучанлык күрсәтәләр.

- Бабай җитди, мәрхәмәтле кеше иде. Әби дә гомер буе изге күңелле булды, әйләнә-тирәдәгеләрне дә кайгыртып яшәде. Үз балаларын да бик акыллы, максатчан, зирәк итеп тәрбияләгән, - дип сөйли Тамара Назаровна.

Хезмәт урынында да Дания апаны тырыш, батыр, намуслы булганы өчен хөрмәт итәләр. Ул ДОКта 25 елдан артык эшли.

- Бер төркем хатын-кызлар электр двигательләрен үзләре ремонтлады, җиһазларны читкә ремонтка бирү турында уйлаган да булмады. Берәү, икәү дә түгел, йөзләгән двигатель бит ул! Двигатель – ул предприятиенең йөрәге.

Дания апалар үз эшләренең чын осталары булды. Аларның хезмәте Татарстанның көньяк-көнчыгыш төзелешен агач эшләнмәләр белән тәэмин итте. Хезмәте чиксез зур иде. Рәхмәтләребезне чын күңелдән җиткерәбез, - диде Әмин Хәсьянов.

Сүзне килене дәвам итә:

- Клиниканы төзегән чакта идәнгә бетон җәябез. Ул чакларда 78 яшьләр тирәсендәге әбиебез: «Әйдәгез, бетон катнашманы үзем ясыйм», - дип теләк белдергән иде. Эштән беркайчан куркып тормады ул.

Әмин абый Дания апа янына буш кул белән килмәгән. Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте боерыгы белән аңа «Россиянең җинаять-башкару системасы эшчәнлегенә керткән өлеше өчен» көмеш медаль тапшырды. Моннан тыш, акчалата бүләк ясады һәм һәр елдагыча азык-төлек, кышкыллыкка яшелчәләр белән дә тәэмин итте. Дания апа белән Тамара Назаровна даими рәвештә игътибар һәм ярдәм күрсәтеп торулары өчен Әмин Хасьяновка чиксез рәхмәтләрен җиткерде.

Гөлназ ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА

Автор фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: