Әлмәт таңнары

Музейга йөрсәң, бүләк аласың

Бәхетне отарга да була. Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеена килүчеләр шулай эшләде дә. Биредә «Бәхетле билет» лотереясы уйнаттылар.

Әлеге акция ел саен оештырыла. Музейга актив йөрүчеләрне барлау, бүләкләү өчен. Әлеге традициягә инде 17 ел икән. Быелгы чараны тагы да үзенчәлекле иткәннәр – узган елга нәтиҗәләр ясауны бал-маскарад итеп уздырдылар. Узган ел музей 770 экспонатка баеган. Фондта алар саны хәзер якынча 10 мең тирәсе.

Музейга килүчеләргә театральләштерелгән куелышлар һәм викторина да тәкъдим иттеләр. Тамашалар сюжеты һәм сораулар «Музей сүзлеге»ннән әзерләнгән иде. Анысы – интернет-акция – февральдән алып сентябрьгә кадәр ул социаль челтәрдә үз язылучыларын музейдагы кызыклы экспонатлар белән таныштырып барган.

Әлмәтлеләрне алда тагын бер проект көтә - музей хезмәткәрләре шулай дип ышандыра. Аның форматы төгәл билгеле түгел, әмма ул да мавыктыргыч булырга тиеш. Ә бу юлы иң активлар «Бәхетле билет»та үзләрен сынады. Очраклы рәвештә ачыкланган өч әлмәтле исә бүләкләргә лаек булды.

Музей хезмәткәрләре туган якка кагылышлы тарихи материаллар туплавын быел да дәвам итәчәк, киләчәктә бәхетле лотерея уйнату һәм аны оту мөмкинлеге бирү өчен.

Фото: Әлмәт муниципаль районы мәдәният идарәсе

 Гөлназ Мостафина

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: