Әлмәт таңнары

Мунча һәм бал – гел сылу кал!

Ябыгыр өчен ач торып интегергә кирәкми. Артык килограммнардан бик җиңел һәм рәхәт котылып була.

Бал – ябыгуда яхшы ярдәмче. Матдәләр алмашынуын яхшыртып, ябыгып, сәламәтләнеп китәргә теләсәгез, иртән ач килеш бер стакан җылы суга ике калак бал салып эчегез. Бу эчемлекне кич, йоклар алдыннан, кичке аштан соң ике сәгать үткәч тә кулланырга кирәк.
Мунча – матур, сылу гәүдәле, яшь калырга теләүчеләрнең дусты. Өстәвенә, ул иммунитетны ныгыта, салкын тию чирләреннән котылырга булыша.

90 градус эсселектәге чабыну бүлмәсенә алты минутка берничә тапкыр кереп чыгарга кирәк. Мунчада тир белән организмнан артык су, токсиннар чыга.
Балны һәм мунчаны дус итегез!

Фото:https://pixabay.com/ru/

https://kiziltan.rbsmi.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: