Әлмәт таңнары

Мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре эш урыннарын тикшерә

Әлмәт мәшгульлек үзәге эш белән тәэмин итүчеләргә сәяхәт кылуны дәвам итә.

Аның максаты - эш урынында  физик мөмкинлекләре чикле затларны эш белән тәэмин итү бурычының үтәлешен, инвалидлар өчен булган эш урыннарының җиһазландырылган булуын контрольдә тоту.

Хәзерге вакытта  шундый дүрт эш урыны актуаль булып тора. Бу оешма һәм предприятеләрдә инвалидны эшкә урнаштыру өчен эш урынын җиһазлау буенча чыгымнарны кайтару килешүе кысаларында махсус җиһазлар белән тәэмин ителгән эш урыннары булдырылган. Шундый бер эш урынын булдырган өчен 72 690 сум түләнә.

Инвалидларны эш белән тәэмин итү һәм махсус җиһазлар буенча хокук бозулар ачыкланмады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: