Әлмәт таңнары

Монреаль татарлары дүртенче тапкыр хоккей уены оештырды

Чара Төньяк Америкада яшәүче татарларны берләштерү максатыннан оештырыла.

30 ноябрь көнне Канаданың Монреаль шәһәрендә татарларның хоккей уены узды. Бу хакта Монреаль татарлары Инстаграмында хәбәр ителә.

Әлеге чара инде дүртенче ел үткәрелә. Монда Канадада яшәүче татарлар җыела.

4нче Татар Хоккей матчында «Яшел Барс»ны 15:13 исәбе белән «Ак Барс» җиңде

«Оештыручыларга, уенчыларга, кунакларга, җанатарларга, - барыгызга зур рәхмәт!» - диелгән Монреаль татарларының Инстаграм битендә.

https://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: