Әлмәт таңнары

Мохтаҗларга ярдәм бар

2019 елның 14 октябреннән Татарстан цифрлы эфир телевизион тапшыруларына күчә һәм шул ук вакытта аналог телевидениесенең дәүләт челтәре өзеләчәк.

Социаль якланмаган категорияләргә яхшы хәбәр дә бар: «Цифр»га күчкәндә аларга адреслы ярдәм күрсәтү максатларында ТР Министрлар Кабинетының 13.07.2009 елгы 574 санлы карары белән цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен кирәкле цифрлы телевизион приставка һәм телевизион антенна алу чыгымнарын компенсацияләү каралган.

Тиешле гаилә бюджетын саклап калу өчен компенсация цифрлы телевизион приставка яки телевизион антеннаның факттагы бәясе күләмендә, әмма һәр җиһаз төре буенча 1000 сумнан да артмаган күләмдә бирелә.

Компенсация алу хокукы дүрт категория гражданнарга каралган: җан башына уртача кереме яшәү минимумыннан түбән булган күп балалы гаиләләргә һәм балага айлык пособие алучы инвалид балалы гаиләләргә; җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган, 70 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз яшәүче пенсионерларга (пенсионерлар гаиләсенә); җан башына уртача кереме 20 мең сумнан артмаган ялгыз яшәүче инвалидларга (инвалидлардан торган гаиләләргә).

Компенсациягә гаризаны бүген үк, ләкин 2019 елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча, яшәү урыны буенча республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәгенең бүлекчәсенә бирергә була. Моның өчен ике генә документ кирәк: компенсация турында гариза биргәнче йорттагы һәр әгъзаның өч айлык керемен раслаучы белешмә; сатып алынган цифрлы телевизион приставка өчен түләүне раслаучы документ. Балага айлык пособие алучы гаиләләргә үз керемнәрен расларга туры килмәячәк, чөнки алар социаль яклау органнарында бар.

Республика матди ярдәм (компенсация түләүләре) үзәге бүлекләренең адресларын һәм телефоннарын Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге адрес буенча белергә мөмкин: http://mtsz.tatarstan.ru/rus/otdeleniya-rtsmp.htm.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: