Әлмәт таңнары

«Мәхәббәт өчмочмагы»: икесенә ул берәү

«Татаркино» оешмасы төшергән ике хатынлылык турындагы «Остазбикә» фильмы республикада төшерелгән башка кинолар арасында аерылып тора һәм Әлмәт өчен аеруча да мәртәбәле. Андагы актерлар ансамбле тулаем Әлмәт театрыннан.

Өч көн эчендә төшерелгән һәм кыска вакыт аралыгында ясалган кино нинди була микән? Карамагач, әйтеп булмый, билгеле. «Остазбикә» фильмы нәкъ шулай тиз-тиз генә төшерелде дә, кино фестиваленең ябылу көнендә тамашачыга да тәкъдим ителде. Фильмны караган танышларымнан төрле фикерләр ишеттем, камиллеккә ирешү өчен әле аның өстендә эшләргә кирәклеген кабатлыйлар. Ә менә артистларның уйнавын ошатканнар. Өч көндә төшәме, өч елдамы – үз образы белән «уртак тел» таба алган артист аны ничек кирәк, шулай башкара. Бу очракта да продюсер белән режиссер бәхетенә Әлмәт драмтеатры артистлары кинода төшәргә ризалык белдерә. Динар өчен камера каршында уйнау яңалык булмаса («Ак чәчәкләр»дә Мансур ролен башкарган иде), Мәдинә белән Энҗенең бу әле беренче тәҗрибәсе генә.

– Миләүшә Айтуганова кастингка чакыргач, башта биз озак каршы килдем. Хәтта кастингны узгач та иҗат төркеменә кино төшерүдә уңышлар теләп, саубуллаштым. Мине сайлап алырлар дип башыма да китермәдем. Күп тә үтмәде, төп рольне тәкъдим итеп шалтыраттылар. Ул гына да түгел, улым Ризванны да чакырдылар. Ул югыйсә кастингта та катнашмады, әмма Галимәнең улы роленә нәкъ аның туры килүен әйттеләр. Шулай итеп Буа якларына кинога төшәргә икәүләп чыгып киттек, – дип искә ала Мәдинә.

«Остазбикә» кинофестивальдә бәйгедән тыш күрсәтелде. Киләсе елга исә башка фильмнар белән ул тулы көченә «көрәшәчәк». Китек якларын ямаштыру, җитешсезлекләрен камилләштерү өчен дә әле вакыт бар. Тамашачыга кинокартинаны бер ел алдан тәкъдим итеп иҗат төркеме бәлки отышта да булгандыр. Һәрхәлдә башкалар фикеренә колак салу зыянга түгелдер. Ә алар төрле булган. Берәүләрдә актерларның киеме бәхәс уяткан, икенчеләр вакыйгаларны елый-елый караган, әледән-әле залда үзләре дә сизмәстән актерлар уенына кушылып, хисләнеп утыручылар да күзәтелгән.

– Бала алып кайта алмау гомерлек проблема. Шуңа да Сәгыйдәнең иренә башка хатын алдыруын батырлык, геройлык дип кабул иттеләр. Хатын-кызның ачы язмышын шушы кыска гына филъмда җиткерә алуым өчен тамашачы миңа рәхмәт белдерде, – ди Мәдинә Гайнуллина. – Кинода төшү һәр актерның зур хыялы. Башта каршы килгән булсам да, соңыннан «ярый әле ризалашканмын», дидем. Кинода төшү театрда уйнау түгел. Монда тавыш белән дә, хәрәкәтләр белән дә алтын урталык табарга кирәк. Мин дөрес линиядә булдым дип уйлыйм. Шулай да киноны караганда үземне тәнкыйтьләп тә утырдым. Бу беренче тәҗрибәм, шунсыз мөмкин дә түгел. Урым Ризван исә үзен экранда күргәч, югалып калды. Әмма аңа андагы мохит ошады.

Мәдинәдән аермалы буларак, Динарда фильм сораулар калдырган.

– «Ак чәчәкләр» ел буена сузылса, бу фильм күз ачып йомганчы төшерелде. Тәҗрибә булганга күрә миңа бар да җиңел бирелде. Ә менә кино турында әлегә бернинди фикер дә әйтә алмыйм. Миңа аны тулаем аңлап бетерү өчен тагын карарга кирәк. Шулай да уңай кабул иттем, – диде ул.

Театр белән кино икесе ике нәрсә. Театрда эмоция белән уйнасаң, кинода тормыштагы кебек гади булып калырга кирәк. Беренче тапкыр кинога төшкән Энҗе Сәйфетдинова моны хәзер үз мисалында аңлата ала.

– Театр кебек кино да күңелемә якын булды. Монда конкрет нәрсә кушалар, шуны эшлисең, берничә тапкыр төшәргә дә мөмкинлек бар. Театрда башкачарак, анда образны тамашачыга төрлечә җиткерергә була. Әмма икесе дә кызык дөнья, – дип фикерләре белән уртаклашты Энҗе. – Миңа образ өстендә эшләү авыррак булды. Әлегә балам булмаганга күрә, әни ролен башкару зур көч сорады. Галимәнең хис-кичерешләрен үзем аша үткәреп уйнарга тырыштым. Тамашачылар фильмны бирелеп, күңелләре аша уздырып карады. Иҗат юлымдагы әлеге тәҗрибә бик ошады. Кинофестиваль тәмамланганга бер атна вакыт узып китте, ә мин һаман шул мохитта яшим әле, искә алган саен хисләрем яңара.

Хис-кичерешләр төгәл бер елдан соң кабат яңарачак әле. XV юбилейлы кинофестивальдә Әлмәт театры артистлары кабат кызыл келәмнән узачак. Әмма анда инде Казанга алар бәйгедә катнашучы фильм актерлары буларак барачак. Димәк, без әле бу вакыйгаларга кабат әйләнеп кайтачакбыз.

«Остазбикә» турында белешмә

Идея авторы – кинопродюсер Миләүшә Айтуганова. Режиссеры – Ренат Кәримов. Фильм Буа районы Килдураз авылында төшерелде. Вахид мулла ролендә Динар Хөснетдинов, аның беренче хатыны Сәгыйдә ролендә Мәдинә Гайнуллина, икенче хатыны Галимә ролендә Энҗе Сәйфетдинова уйнады. Ризван мулланың икенче хатынының, әмма башка ирдән туган баласы ролендә төште.

Гаяз Исхакыйның «Остазбикә» повесте 1910 елда иҗат ителә. Аның эчтәлеге буенча мулла белән унике ел яшәгән Сәгыйдә, бала булмау сәбәпле, үз теләге белән иренә икенче яшь хатын алдыра.

 

Фото: http://kazan-mfmk.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: