Әлмәт таңнары

#Минем Татарстан квесты башланып китте

Һәркемнең туган республикасы турындагы белемнәре өчен призлар алу мөмкинлеге бар

Татарстан турында теләсә нинди сорауга җавап бирә аласыңмы? Ә бәлки, киресенчә, яраткан республика турында белемнәреңне киңәйтергә телисеңме?  Мавыктыргыч #Минем Татарстан квестына кушылып, шәп бүләкләр от һәм туган ягың турында яңа кызыклы фактлар белән таныш!

#МинемТатарстан квесты - республика турындагы фактлар белән ни дәрәҗәдә яхшы таныш булуыңны гына күрсәтеп кенә калмыйча, моның өчен кыйммәтле бүләкләр дә алырга мөмкинлеге булган  онлайн-викторина ул кенә калмыйча, моның өчен кыйммәтле бүләкләр дә алырга мөмкин.

Һәр көн 19:00 сәгатьтә www.tatquest.ru квест сайтында 8 сораудан торган «Көн уены» эшли башлый. Сораулар Татарстан Республикасы тарихына, мәдәниятенә, географиясенә, гореф-гадәтләренә һәм башка кызыклы фактларга багышланган.

Шуңа өстәп, көн саен «Көн квесты» уза. Катнашучыларга безнең республика белән бәйле гади биремне үтәргә (Татарстан турында темага аерым фото яки видео ясарга) һәм #МойТатарстан һәм #ТатКвест хэштеглары белән социаль челтәрләрдә фото яки видео урнаштырырга кирәк булачак.

Квестларда иң күп балл җыйган һәм сорауларга дөрес җавап биргән катнашучыларны призлар һәм бүләкләр көтә!

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: