Әлмәт таңнары

Миңлебай-Казан газүткәргечен 2021 елга төзеп бетерергә планлаштыралар

«Газпром» 2019 елдан 2021 елга кадәр газүткәргечнең 42 километрлы өлешенә капиталь ремонт ясаячак.

Татарстанда «Газпром» ГАҖ 42 километрлы Миңлебай-Казан газүткәргечен реконструкцияләүне 2021 елга тәмамларга планлаштыра. Бу хакта «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Газпром» ГАҖның 2019 елда капиталь ремонт планында 10 километр озынлыктагы магистраль газүткәргеч ремонтлау каралган. 2020 елда — 20 километр , 2021 елда12 километр газүткәргеч ремонтланачак», — диделәр матбугат хезмәтендә. 2018 елда өч километр газүткәргечкә капиталь ремонт үткәрелде.

«Миңлебай-Казан газүткәргеченең 220-285 километрдагы участогын реконструкцияләү» проектының беренче этабы вакытында 61,5 километр озынлыктагы Ду700 магистраль газ үткәргече һәм үлчәү төене, газны редуцияләштерү һәм одоризацияләү төене файдалануга тапшырылды. Икенче этап булып Черниково ГРС һәм Богородское ГРС газүткәргечләрен төзү булды.

Өченче этап кысаларында Казанны газ белән тәэмин итү өчен газүткәргечләр төзү планлаштырыла.

Миңлебай-Казан магистраль газ үткәргече Миңлебай газ эшкәртү заводыннан Казанга һәм Татарстанның якын-тирә районнарына табигый газны транспортлау өчен билгеләнгән. 297 километр озынлыктагы газүткәргеч 1963 елда файдалануга тапшырылган.

  • Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Миңлебай-Казан газүткәргечен төзү өчен «Агротакт» ҖЧҖнән җир кишәрлеге алынуын хәбәр иткән иде.

https://tatar-inform.tatar

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/30/187198/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: