Микродулкынлы мичне еш кулланырга ярамый?!
Анда әзерләнгән ризык хәтер начараюга һәм игътибарсызлыкка, эмоцияләр тотрыксызлыгына һәм интеллект түбәнәюгә китерергә мөмкин;
- хатын-кыз һәм ирләр гормоннарының эшләнешен боза яки туктата;
- микродулкыннарның пешмәгән яшелчәләргә, бигрәк тә тамыр азыкларга йогынтысы, минераль кушымчаларда рак авыруларын китереп чыгара торган ирекле радикаллар барлыкка килергә ярдәм итә;
- нурланыш ризык күзәнәкләренең җимерелүенә һәм бозылуына китерә. Микродулкынлы мич табигатьтә булмаган радиолитик дип аталучы яңа кушылмалар тудыра. Радиолитик кушылмалар, радиация нәтиҗәсе булган күзәнәкләр череген ясый;
- сөт һәм бөртеклеләр кергән ризыклардагы кайсыбер аминокислоталар канцерогенга әверелә;
- азыкны һәрвакыт мондый мичтә җылыту баш миенә озак дәвамлы даими зыян сала (электр импульсларында «кыска ялганыш»);
- кеше организмы, микродулкыннар белән нурланудан барлыкка килгән билгесез продуктны үзләштерә алмый;
- әлеге мичтән чыккан ризыкта минераллар, витаминнар һәм туклыклы матдәләр күләме кими яки алар кеше организмына файдасы булмаслык дәрәҗәдә үзгәрә;
- андый ризыкны даими куллану, лимфада һәм кан сүлендәге үзгәрешләр нәтиҗәсендә, система иммунодефицитына китерә.
Ашык-пошык ярымфабрикатлар җылытып, көн саен сәламәтлеккә зыян китергәнче, ризыкны мичтә әзерләп ашавың күпкә яхшырак.
Фото:https://pixabay.com
http://yashel-uzan.ru