Әлмәт таңнары

"Мерседес" шоферы бер гаиләне бәрдергән, 4 яшьлек бала һәлак булган

Әлеге юл һәлакәте Казанда булган. Бала әбисе һәм бабасы белән юл аркылы чыгып барганда аларны "Мерседес" машинасы бәреп китә. Нәтиҗәдә 4 яшьлек бала үлә.

Бу хакта Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтехәбәр итә.

Әби, бабай һәм бала Гаврилов урамындагы җәяүлеләр кичү аша чыга торган булганнар. Бала хастаханәгә барганда вафат була.

 "22 яшь шофер ЮХИДИ хезмәткәрләренә җәяүлеләрне күрмәгәнен әйтә. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул аек хәлдә булган", - дип аңлатып үттеләр Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәтендә.

Фото:Казан юл-патруль хезмәте полкы муниципаль хезмәте

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: