Әлмәт таңнары

Менделеевскида үги әтисе үтерүеннән качып исән калган малайны хастаханәдән чыгарганнар

Бүген хастаханәдән баланы үз әтисе алып киткән.

Бүген Татарстанның Менделеевск районында үги әтисеннән качып исән калган 12 яшьлек малайны хастаханәдән чыгарганнар. Моның турында «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

«Бала хастаханәдән сәламәтлеге канәгатьләнерлек хәлдә чыгарылды. Аны үз әтисе алып китте», - диделәр ведомствода.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы элек хәбәр иткәнчә, фаҗига 3 декабрьдә төнлә Менделеевскидагы йортларның берсендә булган. Ир-ат элеккеге хатынын, ике яшьлек баласын һәм 19 яшьлек үги улын пычак белән яралап үтергән. Хатын-кызның 12 яшьлек улы качып котыла алган.

Фото:https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: