Әлмәт таңнары

Медицина мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү оештырыла

2019 елның 20 августында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең һәм Сәламәтлек саклау министрының Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында медицина мәсьәләләре буенча гражданнарны бердәм тематик кабул итүе булачак.

Кабул итүгә язылу (843) 236-41-80 телефоны буенча башкарыла.

Республика муниципаль районнарында яшәүчеләрнең шулай ук,  «Skype» программасы аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры һәм Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә үз сорауларын бирү мөмкинлеге була.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: