Әлмәт таңнары

МЧС Татарстан халкына бүген сак булырга киңәш итә

Бүген көндез республикада көчле җил булачак.

Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча республикада һава торышы начарлана. Бу хакта Татарстан буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген кич, төнлә һәм иртәгә көндез Татарстанда төньяктан, төньяк-көнбатыштан исүче көчле җил булачак. Җил тизлеге секундына 18 метрга кадәр җитәчәк”, - диелә хәбәрдә.

Һава шартлары начарланганда, урамда булганда электр линияләреннән, агачлардан, реклама такталарыннан һәм витриналардан ераграк булырга киңәш ителә.

Йорт кәрнизләре, реклама такталары, черегән агачлар янында торырга ярамый. Көчле җил вакытында имгәнмәс өчен подъезда яки подвалда яшеренеп торырга кирәк. 

Фото: pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: