Әлмәт таңнары

Мәче астында калган бала тончыгып үлгән

Украинаның Липовецк районында урам мәчесе 9 айлык кызны үтергән.

Бу хәл 30 ноябрьдә булган. 22 яшьлек ана, баласын коляскада калдырып, өйдәге эшләре буенча китә. Бу вакытта бала өстенә  мәче менеп ята. Мәче астында калган сабый  тончыгып үлә.

Фаҗига урынына килгән медицина хезмәткәрләре баланың үлемен терки. Полиция «бәхетсезлек очрагы» тамгасы белән җинаять эше кузгаткан. Ата-аналар белән психологик ярдәм күрсәтүче махсус хезмәтләр эшли.

Фото:https://pixabay.com/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: