Әлмәт таңнары

Матур сөйләп алдыйлар

Агымдагы ел башында Үзәк банк үз клиентларының счетлары белән законсыз операцияләр башкарылуның кискен артуын теркәде. Статистика буенча, мошенниклар еш кына корбаннарына банкның телефон номерын алыштыру технологиясен кулланып шалтырата. Кырыгалдарларның кеше акчасын үзләштерү буенча яңа ысулын 3 әлмәтле үзендә «сынады» инде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге начальнигы, полиция полковнигы Айрат БАҺАУОВ мошенникларның яңа схемасын бәян итә һәм әлмәтлеләрне уяу булырга чакыра.

Зыян күрүчеләрнең сөйләвенә караганда, мондый шалтыратулар вакытында алар үз телефоннары экранында банкның реаль номерын күрә. Безнең очракта шалтыратулар 88553377377 һәм 88553317051 (оператор «ТатАИСнефть») номерларыннан килгән. Мошенниклар аларга карталарыннан санкцияләнмәгән рәвештә акча алырга маташуларын хәбәр итеп, аларның исем-фамилиясен, паспорт номерын, счетта булган акча суммасын һәм хәтта соңгы операцияләрне дә әйтеп бирә. Алга таба акчаларны «саклап калу» өчен кырыгалдарлар корбаннарга карта буенча тулы мәгълүмат бирергә һәм акчаларны махсус счетка күчерергә тәкъдим итә. Еш кына мошенникның шушы кадәр мәгълүматлы булуыннан зиһене буталган кеше аның чын банк хезмәткәре икәнлегенә ышана башлый һәм конфиденциаль мәгълүматларны ача. Шуннан соң аның картасыннан акча урлау гамәлгә ашырыла.

Берничә шундый очрак әле күптән түгел генә теркәлде. 34 яшьлек хатын-кызга 88553377377 абонент номерыннан шалтыраталар. Зыян күрүченең аңлатмасы беркетмәсеннән: «Мин шалтыратуга җавап бирдем, минем белән бер егет сөйләште, үзен «Девон-кредит» банкының кайнар линия колл-үзәге хезмәткәре дип таныштырды. Шалтыратучы минем тулы мәгълүматларны, банк картасының номерын, картаның гамәлдә булу вакытын атады. Ниндидер бер Сергей Золотов дигән кешенең минем «Девон-кредит» картасыннан 14400 сум күләмендә акчамны алырга һәм башка банк счетына күчерергә теләвен хәбәр итте. Мин банк картасы белән бернинди дә операцияләр башкармавымны әйттем. Шалтыратучы сүзләренә караганда, югарыда телгә алынган Сергей Золотов минем «Девон-кредит» банкындагы шәхси кабинетымны ваткан һәм смс-хәбәр җибәрү функциясен гамәлдән чыгарган. Шуңа күрә миңа картам буенча акча белән бәйле гамәлләр күренми икән. Шуннан соң егет миңа бу түләүне булдырмый калырга мөмкин булуын әйтте. Элегрәк минем мошенниклык очраклары, кешеләргә кырыгалдарлар шалтыратып, карталарыннан акча алулары хакында ишеткәнем бар иде. Тик мин бу егеткә ышандым, чөнки ул минем мәгълүматларны дөрес әйтте, җитмәсә 88553377377 телефоныннан шалтыратты бит. Минем картада нәкъ менә шушы телефон номеры «Девон Кредит» банкы номеры буларак теркәлгән. Миңа «Девон-кредит» банкыннан дүрт урынлы код белән смс-хәбәр килде. Егет трубкага «операцияне гамәлдән чыгарырга» дип әйтергә һәм смс-хәбәрдә килгән кодны атарга кушты. Мин шулай эшләдем дә.

Аннары егет операция гамәлдән чыгарылмады дип, миннән икенче смс-хәбәрдә килгән дүрт урынлы кодны сорады. Мин шулай ук тавыш белән операцияне гамәлдән чыгардым һәм смс-хәбәрдәге кодны әйттем».

Тик мошенниклар моның белән генә туктамаган. Мондый кодлар берничә тапкыр килгән. Хатын соңгы, исәбе буенча бишенче парольне атауга, егет белән элемтә өзелгән. Шуннан соң гына хатын картасыннан акча алу турындагы смс-хәбәрләргә игътибар иткән. Акча, янәсе, интернет-кибетләрнең берсендә әйбер сатып алу өчен күчерелгән. Дулкынланган хатын шунда ук банкның «кайнар линия» номерын җыя, әмма шалтырата алмый. Эштән соң банкка баргач, аңа телефон аша мошенниклык гамәле кылынуы турында хәбәр итәләр. Килгән зыян 48000 сумнан артык тәшкил итә.

37 яшьлек шәһәрдәшебез белән дә шуңа охшашлы хәл була. Мошенниклык фактларыннан хәбәрдар буларак, ул башта үзен «Девон-кредит» банкының колл-үзәге хезмәткәре итеп таныткан ниндидер Юлия белән аралашудан баш тарта. «Тик ул шундый матур һәм грамоталы итеп сөйләште, мин аны кире кага алмадым», - ди зыян күрүче ханым. Аның сөйләвенә караганда, банк хезмәткәре аны үзенең парольләр турында мәгълүмат алырга хокукы булмавы турында да кисәтә. Шуңа күрә, янәсе, кызны башка линиягә күчерә, һәм ул анда парольне яңгыратырга тиеш булачак. Зыян күрүчене паузаларда банкның корпоратив музыкасы яңгыравы да ышанырга мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә ул 16000 сум акчасыннан колак кага. Ә инде кыз мошенник шалтыраткан телефон номерын кабат җыйгач, чын банкка эләгә.

Белгечләр раславынча, җинаятьчеләр IP-телефония ярдәмендә ялган номерлар ясый ала. Банк вәкилләре, мошенниклардан килгән шалтыратуларны игътибар белән өйрәнәбез, дип ышандыралар. Шул ук вакытта банклар рәсми рәвештә 900 һәм 8-800 номерларын ялганлап ясау омтылышларын операторлар техник яктан блокировкалый, дип белдерә. Кредит оешмасында искәртеп үтүләренчә, беркемгә дә үз банк картаңның тулы мәгълүматларын бирергә, СVV2-кодлар, смс-кодлар һәм бер тапкыр кулланыла торган парольләрне әйтергә ярамый.

Банкта карта белән бәйле шикле операцияләрне, әлеге сораулар буенча клиентларга шалтыратмыйча гына, автомат рәвештә блокировкалауларына да ышандыралар.

Әгәр дә сез мошенниклар корбаны булсагыз, тиз арада ярдәм сорап полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мөмкин булган очракта махсус кушымталар яки теләсә кайсы башка җайланманың микрофоны (компьютер, планшет һ.б.) ярдәмендә телефон аша сөйләшүләрне яздырып бару яхшы.

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: