Әлмәт таңнары

Машинадан төшереп калдырып, чемоданын урлап качкан

Әлмәттә яшәүче бер ханым автобус белән Казан вокзалына килә.

Урамда ул бер таксистны очратып, аны тимер юл вокзалына кадәр илтүне сорап мөрәҗәгать итә. Урынга килеп җиткәч пассажир акчасын түли һәм шофердан чемоданны алу өчен багажникны ачуны сорый. Аны ачасы урынга таксист аның әйберләре белән китеп тә бара.

Зыян күрүче Казан линия идарәсе хезмәткәрләренә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Полиция хезмәткәрләре таксистның шәхесен оператив рәвештә ачыклап, әлмәтленең әйберләрен кире кайтаралар.

Фото:https://pixabay.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: