Әлмәт таңнары

Марсель Сәлимҗанов истәлегенә яңа спектакль куелуы һәм премия тапшырылуы көтелә

Күренекле татар режиссерына җиденче ноябрьдә быел 85 яшь тулган булыр иде.

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында күренекле татар режиссеры Марсель Сәлимҗанов истәлегенә, ул туган көнне яңа спектакль куела һәм аның исемендәге премия дә тапшырылуы көтелә. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган 2019-2020 елларда театраль сезон ачылуга багышланган брифингта театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сөйләде.

“Традицион рәвештә без бу көнне яңа спектакль уйныйбыз һәм аны режиссерыбызга багышлыйбыз. Бу юлы режиссер Айдар Җәббаров Александр Володинның “Санаулы кичләр” (“Пять вечеров”) әсәрен куячак”, - диде ул.

Фәрит Бикчәнтәев быел өстәвенә әле Марсель Сәлимҗанов исемендәге премия дә тапшырылачагын искәртте. “Ул ике елга бер өч җиңүчегә – театр сәнгате өлкәсендә эшләүчеләргә, шуңа өлеш кертүчеләргә бирелә”, - диде ул.

  • Премия махсус приз, диплом һәм акчалата бүләкне үз эченә ала.

Фото: Рамиль Гали

 https://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: