Әлмәт таңнары

Ләйсән Мәхмүтовага ашыгыч операция ясаганнар

Ләйсән Мәхмүтова хастаханәгә эләккән. Аңа ашыгыч операция ясаганнар. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, җырчының аппендицитын кисеп алганнар.

"Больницада ятуымны белгәч, шулпалар, ризыклар, апельсиннар, шаурма алып килергә дә теләучеләр булды. Авыр хәл булса, булышучылар күп икән алланың рәхмәте, була гына күрмэсен инде берүк андый хәлләр. Иң якын кешеләрем апам, ирем янымда иде, рәхмәт аларга!" - дип уртаклаша Ләйсән Мәхмүтова.

Җырчы эч авыртуларын түзеп булса да, һаман эшләп йөргән. Ул алдагы көнне узачак "Зәңгәр шәл" музыкаль хореографик спектакле премьерасына әзерләнгән. Якыннары кичекмәстән табибка барырга киңәш иткәч, РКБга күренергә генә дип килгән җиреннән аны ашыгыч рәвештә операция өстәленә салалар. "Хәзер рәткә генә керәсе калды, озак-озак ятмыйча. Сез дә үзегезне саклагыз!" - ди Ләйсән Мәхмүтова, хастаханәдә төшкән фотосы белән бүлешеп. 

Фото:скриншот Инстаграм

https://matbugat.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: