Әлмәт таңнары

Луиза Хәйруллинаның ире урланган акчаларның кайда булуын ӘЙТТЕ

Банктан 20 миллион акча урлауда гаепләнүче Луиза Хәйруллинаның ире бөтен акчаны азартлы уеннарда оттырганын әйткән.

Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

"Хәзер ул Мәскәүгә телевидениегә барырга җыена. Аны программага чакырганнар һәм ул Россия халкыннан банкка акчаны кире кайтару өчен ярдәм сорарга җыена. Ул хатынының рәшәткә артына эләгүен теләми", - дип сөйләде агентлыкның әңгәмәдәше.

Ул шулай ук  Хәйруллинның тикшерү изоляторының ялгыз камерасында булуын һәм үзен яхшы хис итүен билгеләп үткән.

Фото:https://pixabay.com/ru/

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: