Әлмәт таңнары

Лох-Несс җанвары “табылды”!

Шотландиянең данлыклы Лох-Несс җанвары чынлыкта галәмәт зур еланбалык булырга мөмкин, дип хәбәр итә галимнәр.

Лох-Несс күленең салкын суында ачыкланган ДНК эзләрен җентекләп тикшергәч, алар шундый фикергә килгән.

Әлеге тикшеренү күлдә динозаврлар сыман зур хайваннарның була алуын инкарь итә. Яңа Зеландиядәге Отаго университеты профессоры, генетик Нил Геммель әйтүенчә, күлдә еланбалыкның (угорь) ДНК эзләре күп булып чыккан.
— Бу күл системасында еланбалыклар искиткеч күп. Без тикшергән һәрбер урында алар шактый күп очрады, аларның шундый зур микъдары безне гаҗәпкә калдырды, — ди Нил Геммель. — Лох-Несста гигант еланбалык юктыр дип әйтеп булмый. Әмма без тапкан ДНК үрнәкләре гигант җанварныкымы, әллә инде гади үлчәмдәге балыкныкымы — бу очракта “без әлегә белмибез генә” дип әйтергә туры килә.

Нил Геммель бу күлдә гигант еланбалык барлыгы турында дистәләрчә еллар буена сүзләр йөрсә дә, әле беркемнең дә аны тота алмаганын да искәртте.

Лох-Несс җанвары турында беренче язма истәлек изге Колумба исемле ирланд монахының тормышы белән бәйле: риваятьләрдә әйтелгәнчә, ул VI гасырда “су хәшәрәтен” Несс елгасының төбенә куып төшергән.

Нессиның иң атаклы фотосурәте 1934 елда ясалган, анда судан чыгып торган озын муен һәм баш кына күренә. 60 ел узгач кына бу сурәтнең чынлыкта ялган булып, анда уенчык су асты көймәсенә беркетелгән диңгез хәшәрәте сыны төшерелгәне ачыкланды, дип яза “Гыйлем”.

Фото: "Гыйлем" сайтыннан.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/kyzyk-news/lokh-ness-anvary-tabyldy-/

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: