Әлмәт таңнары

Әлмәттә «Засветись» акциясе узды

8 гыйнвар көнне Әлмәттә юл һәлакәтләрен кисәтү һәм кичке вакытта җәяүлеләр арасында яктылык кайтаручы элементлар куллануны популярлаштыруга юнәлтелгән «Засветись» акциясе булып узды.

Машина йөртүче – җәяүле – юл чылбырында иң якланылмаган элменты булып җәяүле тора. Тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр яктылык кайтаручы элементлар куллануның кирәклеге турында онытмаска тиеш.

Акцияне Әлмәт районы буенча ЮХИДИ бүлеге Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәге һәм ата-аналар патруле белән берлектә оештырды.

Катнашучылар  җәяүлеләрне туктатып, алар белән яктылык кайтаручы элементлар турында әңгәмә оештырдылар. Шулай ук үтеп баручыларга  фликерлар беркеттеләр һәм «Яктылык кайтаручы элементлар ни өчен кирәк» дигән белешмәлек дә тараттылар.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: