Әлмәт таңнары

Әлмәттә законсыз чүплек табылган

Вертолет белән очыш ясаган вакытында Экология министрлыгы инспекторлары Әлмәттә законсыз рәвештә барлыкка килгән чүплек урынын ачыклады.

Тикшерү күрсәткәнчә, җитештерү базасы хуҗалары  биредә җиргә рубероид һәм автомобиль шиннары калдыкларын ташлауга юл куйган булган. Барлыкка килгән чүплекнең  гомуми мәйданы 102 квадрат метр тәшкил итә.

Экологлар тарафыннан җир асты байлыкларыннан лицензия шартларын бозып файдаланган өчен беркетмә төзелде. Вазыйфаи зат «әйләнә-тирә мохиткә зыян китергән гамәлләр кылу» маддәсе буенча җаваплылыкка тартылды.

Фото:eco.tatarstan.ru

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: